ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Балалар журналы-иҗади идеяләр чыганагы, үзеңне күрсәтү, дуслар табу мөмкинлеге, уку дөньясына юл күрсәтүче.  Олы Нырты авыл китапханәчесе үз укучылары өчен " балалар журналлар дөньясында " дигән темага журналына күзәтү үткәрде. Балалар китапханә алдыра торган балалар журналлары белән таныштылар. Аннары алар журнал битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар, журналларның кызыклы рубрикалары белән таныштылар, күңелле хикәяләр һәм шигырьләр укыдылар. Бигрәк тә уеннар, башваткычлар һәм ребуслар белән кызыксындык. Ахырда теләүчеләр өйдә уку өчен үзләренә журнал алдылар.

 

Тэги: Мәдәният бүлеге

Песиләр-кешеләр белән бергә яши торган сөйкемле җан ияләре. 8 август көнне, Бөтендөнья песиләр көнендә, Шәмәрдән авыл китапханәсе «Китап битләре буйлап песиләр йөри»дигән библио-сәяхәт үткәрде. Балалар төрле әкият һәм мультфильм песиләре белән таныштылар, “Кем мяу диде”, “Күрсәт әле” биремнәрен үтәделәр, пазллар җыйдылар, табышмаклар чиштеләр. Чарага «Әйдә дуслашыйк» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде, анда Х.Вебб, Э. Успенский, Б. Житков, К. Матюшкин кебек язучыларның китаплары тәкъдим ителде. Балалар яңа китаплар белән бик теләп таныштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

8 август көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсенең балалар өчен «Кызыклы журнал битләре» вакытлы матбугат көне үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Тимершык авыл китапханәсе " Укы,сакла, ярат китапны !"  дип исемләнгән әдәби сәгать уздырды. 

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Оет авылы кунаклары, "Күңелле кыңгырау" туристик маршрутында катнашучылар булды. Алар өчен музей буенча экскурсия оештырылды, кунаклар урманчылыкны төзү һәм үстерү тарихын, урман тармагын үстерүгә зур өлеш керткән кешеләрне белделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә.  Янгынга каршы системаны, яктырту приборларын көйләү, шулай ук экспозицион модульләрне җыю эше алып барыла.

Тэги: Мәдәният бүлеге окс ОКС

7
август, 2024 ел
чәршәмбе

07.08.2024 конне 18.30 сәгатьтә Байлар Сабасы штп.ның "Гаилә" ял паркы территориясендә Саба балалар сәнгать мәктәбенең хореография дисциплиналары укытучылары З. Р. Әхмәтшина һәм А. З. Мубаракзянова тарафыннан "Ча-ча-ча " бал  биюе буенча мастер-класс үткәрелде. 
 

Тэги: Мәдәният бүлеге

6 августта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Бигәнәй авылы кунаклары өчен «Тылсымлы кыңгырау» туристик маршруты буенча чираттагы экскурсия оештырды. Балалар һәм аларны озатып йөрүче өлкәннәр беренче эш итеп Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар, аннары урман хуҗалыгы мәдәният йортында урнашкан "Кыңгыраулар музеенда" булдылар. Милли камыр ризыклары белән татлы чәй, агач кашыкларга рәсем ясау буенча мастер класс, тылсымлы кыңгырау турындагы мультфильм карау туристларга ошады. Алар күргәннәреннән бик канәгать калдылар, бик күп кызыклы нәрсәләр ишеттеләр, бик яхшы вакыт үткәрделәр.

6 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара светофор көненә багышланган «Мой друг – светофор» исемле танып-белү сәгате үткәрделәр. Чара светофор тарихы турында кыскача сөйләүдән башланды. Балалар светофор барлыкка килгәннән бирле ничек үзгәргәнен, беренче светофорларның нинди булуын һәм аларның ничек эшләвенә төшенделәр. Шуннан соң балалар светофорның хәзерге замандагы әһәмияте турында белделәр. Чара барышында кызыклы уеннар һәм викториналар уздырылды. Балалар светофор турындагы табышмакларны бик теләп чиштеләр, пазллар җыйдылар. Чара азагында барлык катнашучыларга да юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту турында белешмәләр салынган буклетлар тапшырылды.

6 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Мягкая игрушка» мастер-классы оештырдылар. Мастер-классны яшь кул эшләре остасы Әхмәтшина Әмилә алып барды. Ул киез басу технологиясе, йонның төрләре һәм эш өчен материалларны ничек дөрес сайларга кирәклеге турында мавыгып сөйләде. Шуннан соң йон тетүнең төп алымнарын күрсәтте һәм гади уенчык - сөйкемле аю баласын ясарга булышты. Эш барышында Әмилә үзенең серләре һәм киез эшләнмәләр ясау буенча лайфхаклары белән уртаклашты, сорауларга җавап бирде һәм авырлыкларны җиңәргә ярдәм итте. Мастер-классның атмосферасы иҗади һәм дустанә иде. Мастер-класс катнашучыларга кул эшләренең яңа технологиясен үзләштерергә һәм үзләренең уникаль уенчыкларын булдырырга ярдәм итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International