14 ноябрь көнне Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәләре китапханәчеләре тарафыннан Шәмәрдәннең «Теремок» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Мин китап белән дөньяны ачам» дигән китапханә дәресе үткәрелде. Табышмак, Китап һәм Убырлы карчык сәхнә ярдәмендә балалар белән китапханә һәм китаплар, китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм китап белән эш итү турында сөйләштеләр. Балалар «Тылсымлы шарлар», «Әкияткә иллюстрация тупла», «Сүзеңне сөйлә», «Кечкенә үрдәкләр биюе» уеннарында зур шатлык белән катнаштылар. Чара тематик китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.
14 ноябрь көнне Саба район үзәк китапханәсе "Өлкәннәр" клуб берләшмәсе өчен "Гәҗит-журналлар илендә" - матбугат экскурсиясе үткәрде. Чараның максаты: китапханә тарафыннан алына торган журнал һәм газеталарны популярлаштыру. Күргәзмәгә куелган газета-журналларга күзәтү үткәрелде.
14 ноябрь көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәре Саба урта мәктәбенең китапханә уку залында 3 "А" сыйныф укучылары өчен "Вакытлы матбугат битләре буйлап" дип исемләнгән пресс-круиз үткәрде. Китапханәче укучыларны газета, журнал, мәкалә, журналист кебек төшенчәләр белән таныштырып, газета һәм журнал нәрсә белән охшаш, ә нәрсә белән аерыла икәнен сөйләде. Чара "Три кота" мультфильмның "Китапханә" сериясен карау белән тәмамланды.
12 ноябрь - Песнәкләр көне булып санала. Россиядә ул көн әле яңа гына билгеләнеп үтелә башлады. Әлеге дата очраклы гына сайланмаган. Бу көнне кешеләр кышлаучы кошларны каршы алганнар, аларга җимлекләр ясаганнар, искеләрен чистартып җимнәр салганнар. Кешеләрдә бу кошлар уңыш китерә дигән ышану да булган. Иләбәр авыл китапханәсендә “Умырзая” балалар бакчасына йөрүче балалар өчен “Песнәкләр – якын дуслар” дигән исем астында экологик сәгать уздырылды. Чарада катнашучыларга әлеге кош турында бай мәгълүмат җиткерелде. Песнәккә багышланган хикәяләр, шигырьләр белән танышканнан соң балалар песнәк рәсемен буядылар,табышмакларга җаваплар эзләделәр.
Хәзерге җәмгыять тормышында вакытлы матбугатның әһәмияте зур. Вакытлы матбугат безнең илдә һәм чит илләрдә барган вакыйгалар турында кызыклы һәм танып белүле мәгълүмат бирә, көннән-көн тормышыбызның елъязмасын алып бара, файдалы киңәшләр бирә һәм укырга һәм өйрәтергә ярдәм итә. 12 ноябрь көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәсендә «Дуслык» хатын-кызлар клубы өчен «Журналлы яфрак кою» могҗизалар кыры уены үткәрелде. Клуб хатын-кызлары уенда бик теләп катнаштылар. Шулай ук хайваннар һәм үсемлекләр дөньясыннан, тарихтан, географиядән, сәнгатьтән, әдәбияттан, мавыгулардан һәм хоббилардан төрле темаларга кызыклы, мавыктыргыч мәкаләләр туплаган файдалы басмалар белән таныштылар.
Россиядә кошларны саклау берлеге инициативасы белән экологик бәйрәм — Песнәкләр көне билгеләп үтелә. Борынгы ук бу көн кышлаучы кошларга багышланган көн булган.
Явлаштау авыл китапханәсендә әлеге бәйрәмгә багышланган экологик сәгать үткәрелде. Балалар Песнәкләр көне тарихы, халык сынамышлары һәм әлеге кошлар белән бәйле кызыклы фактлар турында белделәр.
Чарада катнашучылар кышлаучы кошлар турындагы табышмаклар чиштеләр, «Кошны таны» уенын уйнадылар һәм песнәкләр турындагы китаплардан өзекләр укыдылар.
13ноябрь көнне Саба район балалар китапханәсе Саба урта мәктәбе китапханәсе белән берлектә 1 “А”, "Б" сыйныф укучылары өчен «Китапханә-китаплар йорты» дип исемләнгән китапханә белән танышу экскурсиясен үткәрделәр. Китапханәчеләр укучыларны «китапханә», «укучылар формуляры», «каталог» төшенчәләре белән таныштырдылар. Китапларның төрләрен һәм китапны ничек сайларга кирәклеген сөйләделәр. Чара ахырында укучылар үзләре укый ала торган китапларны сайлап, өйләренә алдылар.
11 ноябрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсенең мөдире, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, "Барлык һөнәрләр дә кирәк, барлык һөнәрләр дә мөһим" дигән темага әңгәмә үткәрде.Әңгәмә барышында балалар һөнәри хезмәт дөньясы турында күпне белделәр, әти-әниләренең һөнәре, киләчәктә кем булырга теләүләре турында сөйләделәр, китап күргәзмәсе белән таныштылар. Дөньяда төрле һөнәрләр күп, аларның һәрберсе кирәк һәм мөһим, әмма күңелгә ятышлы һөнәр сайларга кирәк, дигән нәтиҗә ясадык.
11 ноябрь көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәсе «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Әйдә сөйләшик» дигән матур кичә үткәрде. Чара барышында китапханәчеләр Шәмәрдән авылы тарихы, шулай ук Рөстәм Зарипов, Дамир Исхаков, Мөдәрис Минһаҗев кебек якташларыбыз белән таныштырдылар. Катнашучылар конкурсларда, интеллектуаль уеннарда катнаштылар, тематик шаян сорауларга җавап бирделәр. Чара вакытлы матбугатка һәм китапханәгә килгән яңа китапларга күзәтү белән тәмамланды.
Һәр милләт элек-электән буыннан-буынга тапшырыла торган үз традицияләрен саклый. Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен һәм гореф-гадәтләрен яңартуга һәм саклауга аерым игътибар бирелә.
Шул уңайдан Явлаштау авыл китапханәсенең «Ак калфак» клуб берләшмәсе әгъзалары Сөләйманова Гөлсәрия апа хуҗалыгында «Каз мендәрен тутыру» чарасын оештырдылар. Мендәрләр ясау өчен каз мамыгы гына түгел, канатлардан чистартылган каурыйлар да кулланыла. Каурыйларсыз мендәр кабарынкы булмаячак, шуңа күрә аларны өстәү — бу эштә мәҗбүри этап. Һәр каурыйны сыдырып утыру- зур сабырлык һәм вакыт сорый торган эш.
Ләкин күмәкләп эшләсәң, эш күңеллерәк һәм җиңелрәк була, вакытның ничек узуын да сизмисең.
Һәрбер эш традиция буенча башкарылды: канатлар сыдырылды, мендәрләр тутырылды һәм алар чигүле тышларга киертелде. Чигүле мендәрләр йортның бизәге булып хезмәт итә. Яшьләр өчен бу сәер тоелса да, элек бер-берсенең өстенә күпертеп утыртып куелган чигүле мендәрләр һәр йортның горурлыгы иде. Эшләр беткәч йорт хуҗасы катнашучыларны татар халкының милли ризыклары белән сыйлады.