ЯҢАЛЫКЛАР


5
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

5нче гыйнвар көнне  Саба балалар сәнгать мәктәбе коллективы  үзәк мәйданда балалар өчен «Күңелле стартлар» спорт уены оештырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

3
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Яңа ел бәйрәме ялларында Саба туган якны өйрәнү музеенда «Яшь тарихчылар» клубына йорүчеләр өчен «Яңа ел уенчыгы» дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Укучыларда күңелле Яңа ел хисе уяту уңаеннан, балаларга төрле төсле кәгазьләрдән Яңа ел уенчыгы ясау ысуллары күрсәтелде һәм бу эштә алар бик теләп катнаштылар. Шулай ук чара вакытында укучыларга бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Яңа елны төрле илләрдә ничек билгеләп үтүләре турында да сөйләнелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Яңа ел бәйрәме ялларында Саба туган якны өйрәнү музеенда «Яшь тарихчылар» клубына йорүчеләр өчен «Яңа ел уенчыгы» дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Укучыларда күңелле Яңа ел хисе уяту уңаеннан, балаларга төрле төсле кәгазьләрдән Яңа ел уенчыгы ясау ысуллары күрсәтелде һәм бу эштә алар бик теләп катнаштылар. Шулай ук чара вакытында укучыларга бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Яңа елны төрле илләрдә ничек билгеләп үтүләре турында да сөйләнелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Яңа ел... Бу сүзләрне ишетүгә безнең күз алдыбызга хуш исле зифа чыршы, ап-ак кар бөртекләре, җемелдәвек сихри утлар килеп баса.​ Ул һәркайсыбызның иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Мондый серле һәм бай тарихлы бер генә бәйрәм дә юктыр, мөгаен.​

​ ​ ​ 3 гыйнвар көнне Әбрар Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсе бәйрәмгә килгән һәркемне җылы каршы алды. Кунаклар өчен төрле уен мәйданчыклары оештырылды, театральләштерелгән тамаша күрсәтелде, күңелле стартлар, төрле конкурслар үткәрелде.

​ Кыш бабай белән Кар кызы Яңа елга багышланган​ шигырьләр тыңладылар, бәйрәм рухы тудырдылар. Килгән кунакларга район үзәк китапханәсе директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы үзенең матур котлауларын җиткерде, шулай ук 2022 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы китап укучыларга дипломнар тапшырды:

1 урын Гыйләҗев Әбүзәр

2 урын Рәхимова Гөлсинә

3 урын Нурисламов Фәнис

​ Барлык катнашучылар бәйрәмнән​ күтәренке кәеф алдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

2
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

2нче гыйнвар көнне Саба район балалар китапханәсе Үзәк китапханә белән берлектә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Чыршы бәйрәме үткәрде. Чара районның төрле авылларыннан ​ 400гә якын​ “Әдәби алан” проектында катнашучылар парады белән башланып китте. Яңа ел бәйрәме театральләштерелгән тамаша белән дәвам итте. Шулай ук ​ “Китап - иң яхшы дус” конкурсында катнашучылар да бүләкләнде . Бәйрәм балалар һәм өлкәннәр өчен кызыклы уеннар белән үрелеп барды. ​ Барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

30
декабрь, 2022 ел
җомга

30 декабрьдә район мәдәният йортында Яңа ел бәйрәме, ягъни район халкы һәм кунаклары өчен яңа ел тамашасы булды. Чара ахырында традиция буенча лотерея билетлары уйнатылды.


29
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

29 декабрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә  « Яңа ел чарасы  узды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

29 декабрь көнне Саба район китапханәсендә “Өлкәннәр” клубы өчен Татарстанның  Атказанган мәдәният хезмәткәре,  журналистларның "Бәллүр каләм " призына ия булган, 14 китап авторы якташ язучыбыз Гөлсинә Галимуллина катнашында, аның иҗаты буенча “Әсәрләрдә чын тормыш”дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Г. Галимуллина  ноябрь аеның 18-27 көннәрендә үзенең әсәрләре буенча үткәрелгән әдәби марофонда катнашучы өлкәннәребезне котлады. Кичә барышында марафонда катнашучылар юбилярның китаплары турында әңгәмә кордылар һәм язучыга иҗади уңышлар теләделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

28нче декабрь көнне Саба район балалар китапханәсендә Саба гимназиясенең 4 “А” сыйныфы укучылары өчен (сыйныф җитәкчеләре Хөсәинова Г.Х.) “Мин китап кыстыргычлары ясыйм” дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Китап укыганда кыстыргыч – кечкенә булса да, бик файдалы әйбер. Аның ярдәмендә китапларны уку һәм кирәкле битне табу уңайлырак. Укучылар барысы да бергәләп  китап  кыстыргычы ясадылар һәм үзләре теләгәнчә бизәделәр. Чара татар әдипләренең Яңа елга багышланган шигырьләрен уку белән үрелеп барды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

28
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Мәхмүт Хасанов -  танылган татар язучысы. Г.Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты. Вакыт сулышын, илдә булган үзгәрешләрне, яңа тенденцияләрне сизгән һәм моны үз әсәрләрендә югары сәнгатьчә чагылдыра алган язучы.
Кеше белән табигать арасындагы бәйләнешкә багышланган әсәрләрдә Мәхмүт Хасанов кеше белән табигатьнең гармониядә яшәвен күрсәтә. Табигатькә хөрмәт тәрбияләүгә, табигый ресурсларны рациональ куллануга зур игътибар бирелә. Моннан тыш, язучы табигатькә карашның тирән гуманистик мәгънәгә ия булуына басым ясый. 26 декабрьдә, Яңа Мичән авыл китапханәсендә, "Ак калфак" клубы әгъзалары белән, язучы Махмут Хасановның 95 еллыгы уңаеннан, "А җаганнар уйнаткан әдип" дигән  әдәби кунакханә үтте. Чара барышында китапханә язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Катнашучылар  М. Хәсәновның укыган  китаплары турында искә төшерделәр. Әсәрләрнең асылы һәм мәгънәсе турында сөйләштеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International