Саба районы ветеринария берләшмәсе белгечләре тарафыннан кыргый хайваннарны иммунизацияләү унаеннан ораль вакцина брикетлары куелды. Вакцина брекетлары - жэнлеклэр ашый торган ризыктан ясалган җимлекләр: ит һәм сөяк яки балык ризыгы, май һәм парафин. Вакцина хайваннар өчен зарарсыз. Хайваннар брикет ашаганда, бер ел дәвамына котыру вирусына иммунитет барлыкка килә. Вакцина урнаштыру кыргый хайваннар күренергә мөмкин булган урыннарда башкарылды.
Саба районында кыргый хайваннарны котыру вирусыннан вакцинацияләүнең икенче этабы дәвам итә. Хайваннарны һәм кешеләрне котыру вирусыннан саклау өчен, төлкеләргә вакцинация ясала. Вакцинация Яз һәм көз айларында үткәрелә.
Саба районында паспортлар бирү эше дәвам итә. Умартачыларга паспорт алу өчен «САБА РАЙОНЫ ДӘҮЛӘТ ВЕТЕРИНАРИЯ БЕРЛӘШМӘСЕ» нә яисә участок ветеринария табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алга таба гариза тутырырга кирәк. Теркәлү узганнан соң, ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре умарталыкларны тикшерәчәкләр, лаборатор тикшеренүләр өчен материаллар алачаклар.