Саба районында кыргый хайваннарны котыру вирусыннан вакцинацияләүнең икенче этабы дәвам итә. Хайваннарны һәм кешеләрне котыру вирусыннан саклау өчен, төлкеләргә вакцинация ясала. Вакцинация Яз һәм көз айларында үткәрелә.
Ветеринария белгечләре кыр шартларында брикетлар сала. Брикетларны кул белән бүлгәндә кыргый хайваннарның яшәү урыннарында аларның норалары янында урнаштыралар. Вакцина тарату-кыргый хайваннарны котыру вирусыннан саклауның иң нәтиҗәле ысулы.