2019 елның 8 октябрендә, Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең белгечләре, Өлкәннәр көне кысаларында, өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә исәптә торган өлкәннәребезгә Альпари хәйрия фонды тарафыннан әзерләнгән 100 данә азык-төлек җыелмалары тапшырдылар. Өлкәннәр бүләккә бик шат булдылар, аларга күрсәткән игътибарлары өчен белгечләргә һәм хәйрия фондына рәхмәт белдерделәр.
2019 елның 1 октябрендә, Өлкәннәр декадасы кысаларында, Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә исәптә торган өлкәннәребезне бәйрәм белән котладылар. "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәт алучыларга азык-төлек җыелмасы тапшырылды . Шәмәрдән авыл җирлеге буенча социаль хезмәткәрләр Галиәхмәтова Ләйсән һәм Нурмиева Эльвира үзләренең карамагында булган өлкәннәр өчен бәйрәм өстәле оештырдылар һәм аларга чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Өлкәннәребез бик канәгать калдылар .
Байлар Сабасының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр үзләрен төрле һөнәрләрдә сынап карауларын дәвам итәләр. “Бәләкәч”, “Балачак” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Һөнәрләр шәһәренең яңа станцияләре белән таныштылар. Бу юлы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре «Игелекле эшләр йорты» дигән темага чара оештырдылар. Чара барышында балигъ булмаган балаларны социаль өлкә белгечләренең эшчәнлеге белән таныштырдылар. Программа барышында балалар һөнәр күнекмәләре алдылар,шулай ук алда ял итү өчен бонус өлеше буларак, билгеле бер сәгатьләрдә “Сабантуй” ат спорты комплексында күңел ачу хокукына ия булдылар.
Байлар Сабасының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр үзләрен төрле һөнәрләрдә сынап карауларын дәвам итәләр. 24 сентябрьдә "Шоколад", “Кыңгырау " балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Һөнәрләр шәһәренең яңа станцияләре белән таныштылар. Бу юлы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре «Игелекле эшләр йорты» дигән темага чара оештырдылар. Чара барышында балигъ булмаган балаларны социаль өлкә белгечләренең эшчәнлеге белән таныштырдылар. Программа барышында балалар һөнәр күнекмәләрен генә түгел, ә алда ял итү өчен бонус өлеше буларак, билгеле бер сәгатьләрдә “Сабантуй” ат спорты комплексында күңел ачу хокукына ия булдылар.
2019 елның 20 сентябрендә "Лесная сказка" күңел ачу комплексында "Кабак бәйрәме" уздырылды, анда районның төрле оешмалары катнашты. Бәйрәмнең төп объекты булып кабак һәм аның белән бәйле бар нәрсә — ашау-эчүдән алып, әлеге яшелчә рәвешендәге кулдан эшләнгән әйберләргә кадәр торды. Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре дә бу бәйрәмнән читтә калмады. Алар хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә исәптә торган өлкәннәребез белән бергә тәмле аш - су эшләнмәләре-пироглар, кабак бәлеше пешерделәр. Бәйрәмгә килгән кунаклар аларның камыр ризыкларын ашап карадылар. Бу чара өлкәннәребезгә бик ошады, алар вакытны күңелле үткәрделәр һәм киләсе елда да кабат катнашырга вәгъдә бирделәр.
"Абилимписк" исеме астында ,2019 елның 18 сентябрендә, инвалидлар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча Милли чемпионат узды.
Бу - Халыкара коммерцияле булмаган хәрәкәт, аның максаты-һәр илдә, гомумән, бөтен дөньяда һөнәри осталык бәйгеләрен оештыру һәм үткәрү юлы белән, бөтен дөньяда иң яхшы тәҗрибәләрне һәм һөнәри стандартларны гармонизацияләү аша, эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү һәм һөнәри белемне үстерү.
Төбәк этабы, Арча педагогика көллиятенең дәүләт һөнәри белем бирү учреждениесе базасында ике компетенция буенча - спицылар белән һәм крючок белән бәйләү буенча узды. Конкурста 40ка якын катнашучы катнашты. Конкурс укучылар, студентлар һәм өлкән буын номинацияләре буенча үткәрелде. Саба районыннан 5 кеше катнашкан, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән ике өлкән кеше Саба муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан «өлкән буын» буларак тәкъдим ителгән. Алар үзләренең спицылар белән бәйләү осталыкларын күрсәттеләр. Региональ этапны конкурсның вәкилләре ачып җибәрде, алар барлык катнашучыларны онлайн режимда котладылар һәм уңышлар теләделәр. Бу конкурста барлык катнашучылар да үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Конкурс ахырында җиңүчеләрне билгеләделәр, анда безнең катнашучылар Нуриева Рәзинә Әхәт кызы һәм Гәрәева Рәисә Гыйльметдин кызы беренче һәм икенче урыннарны яуладылар.
20 сентябрьдә Казан шәһәрендә аларны бүләкләү тантанасы узачак.
17 сентябрь көнне,Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, «SabaBalahoner» муниципаль программасы нигезендә, 3 нче номерлы «Шоколад», 4 нче номерлы «Кынгырау» бакчасында тәрбияләнүче балалар белән “Игелекле эшләр йорты” темасына чара оештырдылар. Әлеге чарада балалар социаль өлкә белгечләренең эшчәнлеге белән таныштылар.
13 сентябрь көнне ,«Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында, Саба муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Камалетдинова Чулпан Надир кызы һәм социаль хезмәткәр Галимова Резедә Галихан кызы тарафыннан өлкәннәр һәм социаль хезмәт алучылар өчен Саба буенча мавыктыргыч экскурсия үткәрелде. Башта алар «Олимп» паркында булдылар , анда өлкәннәргә спорт инвентаренда шөгыльләнү ошады, йөгерү сукмагы буйлап уздылар, Габдулла Тукайга багышланган агач скульптураларны карадылар, хәтта саф һавада зарядка ясадылар. Аннан соң «Саба таннары» газетасы редакциясендә кунак булдылар . Өлкәннәргә «Саба таннары»газетасының ничек бастырылуы турында белү кызык булды. Биредә аларны белгеч Галимуллина Илмира Илфир кызы каршы алды, ул газета редакциясе белгечләренең ничек эшләүләре турында сөйләде. Өлкәннәр белгечнең сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар һәм фотоларны карадылар. Аннан соң экскурсия чәй эчү белән дәвам итте. "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре өлкәннәр белән бергә "Таң " кафесына бардылар . Экскурсиядә Тимершык авыл җирлегеннән һәм Байлар Сабасыннан сигез өлкән яшьтәге кеше катнашты. Экскурсияләргә йөрү өлкәннәр өчен яңа кешеләр белән аралашу , үзләренә яңа дуслар табу мөмкинлеге бирә. Китәр алдыннан алар бер-берсенең телефон номерлары белән алмаштылар. Кунаклар,район турында, "Район бик матурланган, бар җирдә дә бик чиста, чәчәкләр утыртылган, күп спорт учреждениеләре төзелгән ,яхшы юллар салынган" дип,яхшы сүзләр әйттеләр. Күргәннәреннән зур тәэсирләр алып өйләренә кайтып киттеләр.
Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Саба ш.т.п.да «Волонтер» үзәгенең активистлары белән берлектә “Экстремизмга ЮК!” айлыгы кысаларында буклетлар тараттылар.
Әлеге чараның максаты-бер-береңә карата толерант мөнәсәбәт тәрбияләү, кешеләр белән дус мөнәсәбәттә яши белүне формалаштыру.
2019 елның 6 сентябрендә, “Экстремизмга-ЮК! “ айлыгы кысаларында, « Балкыш » халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, янгын чыгуга сәбәп булган шартлату җайланмасын табу буенча өйрәнүләр узды. Өйрәнүләрнең максаты- янгынга китерүче террорлык акты кылыну турында сигнал алганда, хезмәткәрләрнең үз-үзләрен тоту гамәлләрен эшләү. Моннан тыш, автоматик янгын сигнализациясе системасының һәм янгын турында кешеләргә хәбәр итү системасының эшчәнлеге тикшерелде. Өйрәнүләр нәтиҗәсендә, персоналның һәм хезмәткәрләрнең эш-гамәлләрен һәм аларның гадәттән тыш хәл булган очракта үз-үзләрен ничек дөрес итеп тотуын тикшерергә мөмкин иде. Өйрәнүләрдә «Балкыш » халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең 20 хезмәткәре катнашты . Шулай ук, куркынычсызлык техникасы белгече Сәйфуллина Фирдәүсә Фәнил кызы «Җәмгыятькә янау" темасына лекция үткәрде.