"Кабак бәйрәме"

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

2019 елның 20 сентябрендә "Лесная сказка" күңел ачу комплексында "Кабак бәйрәме" уздырылды, анда районның төрле оешмалары катнашты.  Бәйрәмнең төп объекты булып кабак һәм аның белән бәйле бар нәрсә — ашау-эчүдән алып, әлеге яшелчә рәвешендәге кулдан эшләнгән әйберләргә кадәр торды. Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль  хезмәткәрләре дә бу бәйрәмнән читтә калмады.  Алар хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә исәптә торган өлкәннәребез белән бергә тәмле аш - су эшләнмәләре-пироглар, кабак бәлеше пешерделәр.  Бәйрәмгә килгән кунаклар аларның камыр ризыкларын ашап карадылар.   Бу чара өлкәннәребезгә бик ошады, алар вакытны күңелле үткәрделәр һәм  киләсе елда да кабат катнашырга вәгъдә бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International