ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2020 ел
дүшәмбе

3 июль көнне Казанда узган II Бөтенроссия "Ак калфак" укучы кызлар бәйгесенең бүләкләү тантанасында Оет авыл китапханәсенең актив китап укучысы Гыйльметдинова Әдилә Азат кызы да катнашты.Әдилә бәйгедә уңышлы чыгыш ясаганы өчен II нче дәрәҗә дипломга һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе мәдәният бүлеге

26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

         26 сентябрь көнне, Район китапханәсенең уку залында “Өлкәннәр” клубының чираттагы утырышы булды. Бөтендөнья татар конгрессы Томск шәһәрендә Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең татар бистәләрен өйрәнүгә багышланган форумын уздырды. Анда безнең районның Юлбат авылында яшәүче мәгариф ветераны Ильдар Фәтхулла улы Сафин катнашып, “Шәһәр тибындагы Саба бистәсе: үткәне, бүгенгесе һәм үсеш перспективалары” дигән темага чыгыш ясады. Ул бу тема белән презентация ярдәмендә өлкәннәр алдында да чыгыш ясады, аларның сорауларына җаваплар бирде.

         Очрашуның икенче өлешендә, өлкәннәр, “27 сентябрь – Бөтендөнья туризм көне” дип исемләнгән, Татарстанның күренекле урыннары турындагы китаплардан торган күргәзмә белән таныштылар.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

5
август, 2019 ел
дүшәмбе

3 июль көнне Иске Икшермә авыл китапханәсендә «Дөньяны китап белән таныйм»дип исемләнгән чара үткәрелде. Китап күргәзмәсе оештырылган иде, анда балалар энциклопедияләре тәкъдим ителгән иде. Чара барышында балалар барлык нәрсә турында белергә мөмкин булган китаплар барлыгын, алар энциклопедияләр дип аталалар,нинди энциклопедияләр булуын,төрле планеталар, язучылар, дөнья илләре, үсемлекләр һәм башкалар турында күп кенә файдалы һәм кызыклы мәгълүмат саклауларын белделәр. Чара ахырында уен-ярыш үткәрелде: энциклопедиядә теге яки бу җавапка кем тизрәк җавап табачак.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

2
июль, 2019 ел
сишәмбе

Рәссәй дә  Театр елы уңаеннан Олы Нырты авыл китапханәсе ( күчмә китапханәдә ) Чабия Чурчи  авылында китапханәче һәм клуб мөдире  балалар белән берлектә " Театр дөньясы" тема астында презентация  каралдылар . Соңыннан " Театр  яктылыкка нурга илтә " дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар " Шәүкәт Биктимеров " китапка  күзәтү ясалды .
 

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International