ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2024 ел
дүшәмбе

"Буыннар тарихы – гаилә ядкәре" шәҗәрә фестиваленда катнашып, Финанс - бюджет палатасы Эзмә авылыннан Әхмәтшалар нәселе шәҗәрәсен тәкъдим итте. Нәсел чылбырының тарихы белән алтынчы буын оныкчыгы Динә Билалова уртаклашты. Нәселнең җиде буын тарихындагы истәлекле вакыйгалар, тарихи фактлар сәхнәләштерелеп бирелде. Гаилә архивындагы тарихи экспонатлардан торган күргәзмә дә, мили ризык тулы сый-нигъмәтле өстәлләр дә игътибарга лаек иде.


17
март, 2024 ел
якшәмбе

Илебезнең киләчәге якты һәм тыныч булсын!
Финанс - бюджет палатасында эшләүчеләрнең, сайлауларда катнашучы һәр кешенеке кебек, теләкләре әнә шундый.
Өч көн дәвамында үтүче, илебезнең киләчәген билгеләүче дөньякүләм әһәмияткә ия булган чара - Россия Президентын сайлауларында безнең хезмәткәрләр дә тулы составта, гаиләләре белән катнашты һәм лаеклы кандидатура өчен тавышларын бирделәр.

 


1
март, 2024 ел
җомга

«Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы кысаларында тантаналы рәвештә яшь гаиләләргә торак   сертификатлары тапшырылды районда.  Йорт төзү яки сатып алуга социаль субсидиягә ия булучылар арасында Адилә һәм Инзил Мостафиннар,   Алия һәм  Динар Шакировлар да  бар. Алия Шакирова Финанс-бюджет палатасында 2011 елдан,  Инзил Мустафин оешмада 2019 елдан эшли.  Аларны район  башлыгы   урынбасары  Расих  Закирҗанов тәбрикләде. Ул яшьләргә сертификаттан  файдалану, банкта  счетлар ачу тәртибен  аңлатты,  башкаларга  матур үрнәк булып яшәргә чакырды. Гаиләләргә 7 ай эчендә субсидияне тиешле  максатка тотып бетерергә тиеш булуларын искәртте.


26
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Узган җомгада Лесхоз бистәсендә чаңгы ярышлары буенча шәхси-команда ярышлары узды. Финанс-бюджет палатасының чаңгы спортын яратучылар, Рәис Ш.А. Сунгатов җитәкчелегендә, барысы да бергәләп чаңгыга басалар. Ярышлар нәтиҗәсендә Шәмсун Акбер улы 50+яшь категориясендә җитәкчеләр арасында беренче урынга лаек булды. Шулай ук шәхси зачетта Финанс-бюджет палатасы бүлеге начальнигы Гөлнара Заһидуллина 1 урынны алды, әйдәп баручы белгеч Рамил Шакиров икенче урында, Үзәкләштерелгән бухгалтерия бүлеге начальнигы Ленар Фәйзетдинов өченче урында. Команда зачетында ФБП - 1 командасы 1 урынны, ФБП-2 командасы 3 урынны алды. Барлык хезмәттәшләребезне дә лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!


21
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Район Советы утырышы кысаларында оештырылган күргәзмә белән танышу һәркем өчен бик кызыклы булды. Күргәзмәдә урын алган районның авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшчәнлек алып баручы оешма-предприятие продукциясе, эшмәкәрләрнең товарлары, җирле товар җитештерүчеләр продукциясе һәм тагын башка бик күп экспонатлар белән Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре танышып чыктылар.


20
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Кышкы спорт төрләре көнендә Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре бик теләп чаңгы юлына бастылар. Һәм үзләре генә түгел, ә уллары белән. Нәтиҗәдә, Загидуллиннар гаиләсе 1 урынга, Саматовлар гаиләсе 2 урынга, Валеевлар гаиләсе 3 урынга лаек булды. Котлыйбыз!


16
февраль, 2024 ел
җомга

Студентлар өчен практика һөнәреңнең дөрес сайланганмы – юкмы икәненә төшенер өчен иң яхшы мөмкинлектер, мөгаен. Бу көннәрдә районның Башкарма комитетына практика үтәргә кайткан Казан Федераль университеты студенты Айбулат Хабибуллин да әлеге фикердә. Финанс – бюджет палатасы да аңа саннар дөньясында кайнап алырга мөмкинлек тудырды. Кечкенәдән Түбән Шытсу төп мәктәбе сәхнәләрендә актив тормыш алып барган, мәктәп укучылары арасында үткәрелеп килүче КВН уеннарында чыгыш ясаган “Сникерс” командасының иң яшь һәм креатив уенчысы бүгенге көндә кәгазь һәм саннар дөньясының ишеген ачып керде. Уңышлар юлдаш булсын студент егетебезгә.   


11
февраль, 2024 ел
якшәмбе

Финанс – бюджет палатасы коллективы “Чаңгы юлы – 2024”  спорт  массакүләм ярышларда актив катнашты. Көннең салкынлыгы да чаңгычыларны  куркытмады. Катнашуның нәтиҗәсе буларак, призлы урыннар да яуланды. Бүлек җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина 2 урынга, Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры Гөлия Саматова шулай ук үзенең яшь категориясендә 2 урынга лаек булдылар.    


7
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Гаилә елы уңаеннан гимназияда уздырылган волейбол ярышларында Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре дә актив катнашты. Ярышлар укучылар һәм ата-аналар катнашында үткәрелде. Әлбәттә, һәр ярышның җиңүчесе һәм җиңелүчесе була. Шулай да бу уеннардан җиңүче команда да, җиңелгәне дә канәгать калдылар. Иң мөһиме, алар гаиләләре белән актив тормыш рәвеше аша ял иттеләр.   


6
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре алдында Россельхозбанк менеджеры Гүзәл Габделбарова банк продуктлары белән таныштырып, чыгыш ясады. Авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен кулланучылар кредиты, рассрочка карталары, авыл хуҗалыгы ипотекасы турында хезмәткәрләр кирәкле мәгълүмат туплый һәм кызыксындырган сорауларга җавап таба  алдылар .


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International