2020 елның апрелендә «Тургай» приюты ремонтка ябылган иде. Ниһаять, озакка сузылган ремонт төгәлләнде. Ике катлы, заман таләпләренә туры килгән бик матур бина төзеделәр. Республика, районыбыз Җитәкчеләренә барысы өчен дә зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
Язын җылы илләрдән кошлар кайта. Алар турында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга нәрсә сөйләргә? "Күчмә кошлар" презентациясе балаларны сыерчык оялары һәм башка кошлар белән таныштырырга ярдәм итәчәк .Тәрбияләнүчеләр күчмә кошларны рәсемгә төшерделәр.Тәрбиячеләр кошлар турында шигырьләр сөйләделәр

Коронавируска каршы көрәш кысаларында «Тургай» приютында яңа коронавирус йогышын профилактикалау буенча чаралар күрелә. Балалар белән инфекцияләрдән индивидуаль саклану турында әңгәмә үткәрелде. Балалар коронавирусның нәрсә икәнлеген һәм аның каян барлыкка килүен, шулай ук коронавирус китереп чыгарган авыруның нинди симптомнары, коронавирусның ничек бирелүен, бу инфекция белән зарарлану куркынычын ничек киметергә кирәклеген белделәр. Иң мөһиме, үз-үзеңне саклау өчен нәрсә эшләргә булла. Соңыннан кул астындагы материаллардан битлек ясау буенча мастер - класс булды.
Март аенда "Яшүсмернең медиамәдәниятен формалаштыру", "Мәгълүмати навигатор" социаль технологияләрен гамәлгә ашыру кысаларында "Мәгълүмат дөньясында кеше" дәресе үткәрелде. Дәрес барышында балалар башта " Нәрсә ул аралашу?", "Мәгълүмат чыганаклары?" дигән сорауларга җавап эзләделәр. Аннан соң "Бозылган телефон" уенында катнаштылар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр.
Бүген безнең " Тургай" приютында "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде. Шул рәвешле без балаларны халыкның гореф-гадәтләре белән таныштырабыз, аларга хөрмәт һәм табигатькә мәхәббәт тәрбиялибез. Программаның күңел ачу өлешенә заманча авторларның җырлары һәм әсәрләре, балалар өчен кызыклы уеннар кертелгән иде. Әмма иң кызыклы мизгел - Нәүрүзбикәне урлаган Шүрәле белән Убырлы Карчыкның чыгышы булды. Ләкин балалар куркып калмадылар, барлык биремнәрне үтәделәр һәм Нәүрүзбикәне коткардылар. Нәүрүз бәйрәме бик күңелле узды. Бәйрәм ахырында тәрбияләнүчеләр кайнар чәй һәм коймак белән сыйландылар. Бәйрәм барыбызга да бик ошады.
Ноябрь аенда Һиндстанның "Сита" мәдәни-милли үзәге һәм Мәскәү Хөкүмәте "Дөнья мәдәнияте (culture of peace)"дип аталган халыкара рәсем конкурсы һәм эссе турында игълан итте. Рәсем яки эссе җибәрергә була иде. Безнең приюттан Галиева Рушания (13-16 яшь) катнашты. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган эссе язды .
Ниһаять, нәтиҗә килде. Рушания II урынга лаек булды. Котлыйбыз, афәрин! http://sitarussia.ru/competition/ сайтында конкурс нәтиҗәләрен күрергә, Рушаниянең һәм башка катнашучыларның эсселарын укырга мөмкин.Рушаниянең җитәкчесе тәрбияче Сибгатуллина Айсылу Мөбәрәкҗан кызы.
Урамда әле кар ята, ә календарьда яз инде! Бу елның матур фасылы хатын-кызлар бәйрәмен ачып җибәрә. 8 Март-балалар яраткан әниләрен, әбиләрен, сеңелләрен котларга ярата һәм көтеп ала торган бәйрәм.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан безнең "Тургай" приютында да матур бәйрәм оештырдык һәм яраткан әниләребезне, әбиләребезне кунакка чакырдык. Әниләр, әбиләр һәм балалар катнашында шаян конкурслар һәм ярышлар күңелле үтте. Соңыннан балалар әниләргә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәм приют тормышына язгы шатлык һәм бәхет атмосферасын алып килде.
«Гарденотерапия» программасы буенча февраль аенда без балалар белән чүлмәктә яшелчә культуралары белән эшләдек. Дәресләрнең максаты: савытлар әзерләү, тәрәзә төбендә яшелчә культуралары орлыкларын (болгар борычы) утырту; көн саен тәрбияләү, су сибү һәм шытымнарны күзәтү.
3 атна элек без болгар борычы орлыгын утырттык. Балалар орлыкларны җиләк-җимештән ничек алырга кирәклеген белделәр, аларны утыртырга өйрәнделәр.
Мондый дәресләрдән балалар уңай эмоцияләр һәм шатлык алалар. Үз эше өчен мактаулардан балаларда үз-үзләренә ышаныч барлыкка килә, үзбәя үсә.