Бүген безнең " Тургай" приютында "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде. Шул рәвешле без балаларны халыкның гореф-гадәтләре белән таныштырабыз, аларга хөрмәт һәм табигатькә мәхәббәт тәрбиялибез. Программаның күңел ачу өлешенә заманча авторларның җырлары һәм әсәрләре, балалар өчен кызыклы уеннар кертелгән иде. Әмма иң кызыклы мизгел - Нәүрүзбикәне урлаган Шүрәле белән Убырлы Карчыкның чыгышы булды. Ләкин балалар куркып калмадылар, барлык биремнәрне үтәделәр һәм Нәүрүзбикәне коткардылар. Нәүрүз бәйрәме бик күңелле узды. Бәйрәм ахырында тәрбияләнүчеләр кайнар чәй һәм коймак белән сыйландылар. Бәйрәм барыбызга да бик ошады.