15 май көнне Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында приютта тәрбияләнүчеләр белән "Бөек могҗиза - гаилә" дип исемләнгән концерт программасы үткәрелде".
Концерт балаларда үз гаиләңә карата ихтирамлы мөнәсәбәт һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Балалар гаилә турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Һәр бала үз гаиләсенә карата үз хисләрен, хис-тойгыларын аңлый һәм белдерә алды.

Җиңү көне-илебез азатлыгын һәм бәйсезлеген саклаучылар өчен горурлык символы, халкыбызның тәвәккәллеге һәм ихтыяры символы, Россиянең абруе символы.
Бүген безнең тәрбияләнүчеләр тәрбияче Сәетова Г. б.белән бергә тыл ветераны Хадия апа өенә бардылар, Җиңү көне белән котладылар.
Кадерле ветераннар, сезнең алда баш иябез! Һәр яңа буын Сезгә рәхмәт эйтэ һәм чиксез хөрмәт белән баш ия.
Бүген приютта тәрбияләнүчеләр белән бәйрәм кичәсе үткәрелде."Туган телем - минем байлыгым" - Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан. Балалар шагыйрьнең "Су Анасы", "Кызыклы Шәкерт" һәм "Шүрәле"әкиятләре буенча театр миниатюралары әзерләделәр. Максаты: балаларны Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты белән таныштыру. Габдулла Тукай әсәрләренә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү. Габдулла Тукай әсәрләре аша балаларда өлкәннәргә карата яхшы хисләр формалаштыру, шагыйрьнең иҗатына кызыксыну уяту.
Соңыннан балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, анда үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.
2021 елның 9 маенда Без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын билгеләп үтәчәкбез.
Бүгенге көндә ул ерак вакыйгаларда катнашучыларның саны кими бара. Без аларның батырлыкларын, Бөек Җиңү хакына батырлыкларын һәм хезмәтләрен хәтерлибез һәм хөрмәтлибез!
22 апрель көнне, безнең приютта «Без хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез»дигән рәсем конкурсы булды. Конкурста мәктәп яшендәге балалар катнашты.
Бәйге Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыгын дәвам итү, ә шул куркыныч еллар турындагы хәтер киләчәк буыннарны кисәтеп саклансын өчен инициатива белән оештырылды.

Апрель айында «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Космонавтика көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Тәрбиячеләр "Андыйларны космонавтларга алмыйлар" дигән темага интеллектуаль уен һәм конкурс үткәрделәр. Балалар җитезлектә һәм зирәклектә көч сынаштылар.
" Тургай" приютында "Кошлар сөйләве" темасына КВН үткәрелде. Уенда ике команда катнашты: "Карлыгачлар" һәм "Сандугачлар". Балалар төрле биремнәр эшләп, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.»Карлыгачлар» командасы җиңде.
«Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр "Саба"йөзү бассейнында булдылар. Спортның һәр төре билгеле бер рәвештә кешенең төрле органнарына һәм системаларына тәэсир итә.Йөгерүдән дә, шахматтан да файда бар. Йөзү-спортның үзенчәлекле төре,чөнки ул кешенең барлык системаларын да диярлек ныгыта,мускул тукымасын үстерә, калорияләрне яндыра, ял итәргә һәм матур фигурага ия булырга ярдәм итә.