ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2019 ел
сишәмбе

1 июль көнне кеше,үсемлекләр, хайваннар тормышында суның әһәмияте турында балаларның белемнәрен ныгыту максатыннан Иске Икшермә авылы китапханәчесе балалар белән чишмәгә экскурсиягә бардылар. Чишмәләрнен ничек килеп чыгуы турында әңгәмә корды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

Рәссәй дә  Театр елы уңаеннан Олы Нырты авыл китапханәсе ( күчмә китапханәдә ) Чабия Чурчи  авылында китапханәче һәм клуб мөдире  балалар белән берлектә " Театр дөньясы" тема астында презентация  каралдылар . Соңыннан " Театр  яктылыкка нурга илтә " дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар " Шәүкәт Биктимеров " китапка  күзәтү ясалды .
 

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

Җәй - ял, уеннар, күңел ачу һәм, әлбәттә, иң кызыклы китаплар уку вакыты. Җәйге вакыт - ул балалар һәм яшүсмерләр өчен китап нигезендә иҗат һәм аралашу өчен уникаль мөмкинлек. Җәй көне китапханәләр үзенчәлекле ял һәм иҗат үзәгенә әверелә. Балаларның һәм яшүсмерләрнең ялын оештыру һәм укуга җәлеп итү - авыл китапханәсе өчен төп бурычларның берсе. Югары Шытсу авыл китапханәсе авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә  #Тиз йөрешле уку җәйге китап сәяхәте өлкә акциясе кысаларында, 2019 елның 29 июнендә поездларда, метро һәм трамвайларда сәяхәт итү турында китаплар кычкырып укулар оештырды. Балалар өчен сәяхәтләр, тимер юл һәм беренче паровозлар төзү тарихы, яшь сәяхәтчеләр тарихы турында кызыклы хикәяләр уку тәкъдим итүче китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар бер-берсенә төрле авторларның әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Соңыннан “Геройны тап” дигән әдәби викторина үткәрелде. Балалар белән бергә сәяхәтләр, транспортның төрле төрләре турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

26
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген 26 июнь көнне Саба район китапханәсе «Салават күпере» журналы редакциясе белән берлектә “Хәзинә” дигән  квест –уены оештырды. Сабаның 12 июнь көнне булып узган коляскалар парадында актив катнашкан балалар бакчаларын үзәк мәйдәнга жыйдык. Квест – уен барышында балалар махсус карта ярдәмендә  хәзинә эзләделәр. Кызыклы һәм мавыктыргыч танып-белү биремнәре буенча 7 алан аша узып хәзинә таптылар. Матур китаплар һәм яраткан журналлары белән тагын да якынрак таныштылар. Һәр балалар бакчасы грамота белән бүләкләнде , ә балалар Салават Купере журналы һәм истәлекле бүләкләр алып таралыштылар.
 

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Буген 20 июнь көнне Саба район балалар китапханәсенә Шыңар урта мәктәбе лагере "Дуслык" кунакка килде. Алар китапханә белән танышып, китапханә буйлап кызыклы экскурсиядә булдылар, аннары безнең җәйге уку залында төрле журнал һәм китаплар укыдылар.
"Шатлык" балалар бакчасы да безнең җәйге уку залыннан читтә калмады. Нәни укучыларыбыз  Саба район балалар китапханәсенә килеп саф хавада  журнал һәм китаплар укыдылар, фотозонада истәлеккә фотолар төшеләр. Безнең җәйге уку залына рәхим итегез!!!

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

Буген 20 июнь көнне Саба район балалар китапханәсенә Шыңар урта мәктәбе лагере "Дуслык" кунакка килде. Алар китапханә белән танышып, китапханә буйлап кызыклы экскурсиядә булдылар, аннары безнең җәйге уку залында төрле журнал һәм китаплар укыдылар.
"Шатлык" балалар бакчасы да безнең җәйге уку залыннан читтә калмады. Нәни укучыларыбыз  Саба район балалар китапханәсенә килеп саф хавада  журнал һәм китаплар укыдылар, фотозонада истәлеккә фотолар төшеләр. Безнең җәйге уку залына рәхим итегез!!!

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

 Олы Нырты авыл китапханәчесе Россия көне уңаеннан " Россия - это мы" дигән темага  асфальта рәсем ясау конкурсы  оештырылды. Китапханәдә  " Символы нашей Родины " мәгьлүмәт сәгате  уздырды,  китап күргәзмәсенә  күзәтү ясалды .

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

19 нчы июнь көнне Пүкәл авыл китапханәсе “Наркоитикларсыз тормыш” дигән наркотикларга каршы айлык кысаларында “Не сломай свою судьбу” исеме астында китап күргәзмәсе оештырды.Күргәзмә янында әңгәмә һәм китаплар күзәтү үткәрелде.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

19
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Әбрар Кәримуллин  исемендәге район китапханәсе  «Китап киштәләренең  хәзинәләре » дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү оештырды. Китап күргәзмәсендә укучыларда  иң күп кызыксыну уята торган татар һәм рус әдәбиятының әсәрләре тәкъдим ителде.

     Китапханәнең җәйге уку залында тәкъдим ителгән заманча әдәбият аеруча игътибарга лаек иде . Узып баручы хәрбер кеше җәйге китапханәдә куелган китаплар белән таныша алды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

Югары Симет авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә ТАССРга 100 тулуга багышланган чараларга әзерлек уңаеннан “Татарстан. Гасырдан гасырга” дип исемләнгән тематик сәгать уткәрелде. Китапханәче, укучыларга республикабыз тарихы, яшәеше, мәдәнияты, йолалары турында сөйләде. Ахмадуллина Л. “ТАССРга 100 ел” дип исемләнгән презентация белән таныштырды.

Укучылар “ТАССР тарихын беләбезме” исемле танып белү викторинасында катнаштылар.

“Бу минем Республикам” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә кузәтү ясалды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе ТАССРга 100 ел

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International