Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2025 елның 10 июлендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
2025 елның 12 маеннан алып 2025 елның 25 маена кадәр Саба һәм Теләче районнарында яшәүчеләрнең сорауларына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк.
Күпчелек смартфоннарның камералары QR-кодларны укырга өйрәнгәннән бирле шактый вакыт үтте. Бүген бу технология массакүләм булды. Кирәкле битләргә сылтамалы QR-кодларны бизнесның төрле тармаклары вәкилләре актив куллана. Бу клиентлар белән аралашуны җайга салуның иң гади ысулларының берсе.
11 ноябрьдә Бөтендөнья Шоппинг көне билгеләп үтелә, аның кысаларында интернет-кибетләр традицион рәвештә сатып алучыларга шактый ташламалар тәкъдим итә һәм төрле акцияләр үткәрә. Моңа бәйле рәвештә Роспотребнадзор онлайн-шопингны куркынычсыз итәргә ярдәм итәчәк Мөһим киңәшләр турында искә төшерә.