Бүген бөтен җир шары буйлап балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Балалар – тормыш чәчәкләре. Һәрберебез балачагын сагынып искә ала, ә үсеп буйга җиткәч, балаларга сокланып, яратып карыйбыз. Аларны сау-сәламәт, бәхетле итеп күрүдән дә зур сөенеч юк олылар өчен.
Бәйрәм уңаеннан Шәмәрдән балалар китапханәсендә Халыкара балаларны саклау көненә багышлап асфальтка рәсем ясау конкурсы үткәрелде. Конкурска 3нче сыйныф укучылары чакырылды. Конкурсның темасы - “Табигатьне саклагыз”. Катнашучыларга бъүләкләр бирелде.
Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче, Лесхоз урта мәктәбе каршында оештырылган “Кояшкай” лагеренда ял итүче балаларга куңелле уеннар оештырдылар. Балаларның спортив азарт, хисләр ташкыны белән көч сынашуларын күзәтү без - олыларны да балачакка алып кайттып килде. Уенардагы күңелле мизгелләрне фотографияләрдә күрә аласыз. Бүгенгедәй күкләребез шулай аяз булсын һәм тирә-якта балаларның шат йөзләре, көлгән тавышлары яңгырап торсын!
Югары Шытсу авыл китапханәсендә 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан “Бала чагым - бал чагым”исемле рәсем конкурсы уздырылды. Иң элек китапханәче балаларны бу бәйрәмнең кыскача тарихы белән таныштырып үзды.Бәйрәм белән,каникуллар башлану белән котлады.Балалар өчен кайткан яңа китапларга күзәтү үткәрде,китаплар тәкъдим итте.Конкурста башлангыч сыйныф укучылары актив катнашты,алар үзләренең хыялларын рәсемнәре аша күрсәттеләр.Ә өлкәнрәк сыйныфта укучылар бүгенге бәйрәмнең барлык Җир шары балаларының бәйрәме икәнлекне тасвирладылар.Коккурста катнашучы һәркемгә кечкенә генә бәйрәм бүләге тапшырылды.Балалар җәйнең беренче көненнән үзләренә каникулларда уку өчен китаплар алдылар.
Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре тарафыннан халыкара балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм чарасы уздырылды. Асфальтка рәсем ясау конкурсы үтте. Укучылар ясаган рәсемнәрдә туган як табигате, зәңгәр күк йөзе, нур чәчүче кояш сүрәтләнгән иде. Табигать кочагында спорт ярышлары “Күңелле стартлар” үтте. Катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды
Олы Нырты авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә һәм балалар бакчасы коллективлары "Балачак мизгелләре!" дигән исем астында балалар сабантуе үткәрелде. Халкыбызның милли уеннары: чүлмәк вату, аркан тартыш, кашыкка йомырка кабып йөгерү, уенчык атларга атланып йөгеру, Һәм башка уеннар уйнатылды. Җиңүчеләргә һәм катнашкан балаларга призлар һәм бүләкләр тапшырылды.
Ике басу Арташ авыл мәдәният йортында мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре “Күбәләк” балалар бакчасы белән берлектә, Балаларны яклау көне уңаеннан, балалар сабантуе оештырдылар. «Йомырка кабып йогеру», «Чулмэк вату», «Аркан тартышы», «Ераклыкка йогеру», «Скакалка сикеру», «Корзинга туп керту» кебек төрле уеннар уйнатылды. Барлык катнашучыларга һәм җиңучеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Барлык балалар һәм әти-әниләрнең күңелләре булып кайтып киттеләр.