1 июнь көнне “Кояшкай” лагере үз эшен башлап җибәрде. 1 сменаның беренче атнасында Сәләтле балалар интернат-мәктәбе укучылары өчен “Инглиз теле” сменасы эшләячәк. Укучылар беренче көнне лагерьның тәртипләре белән таныштылар, отрядларга бүленеп, җыр, девиз сайлап, отряд почмаклары ясадылар. Шулай ук Казан федераль университетында белем бирүче Джосефем Андреев белән очраштылар. Джосефем укучыларга инглиз теленнән белем бирәчәк.