1 июнь көнне – “Халыкара балаларны яклау көне” уңаеннан Үзәк мәйданда Район балалар китапханәсе һәм Үзәк китапханә тарафыннан - “Экология елына” багышланган “Чиста экология – сәламәт тормыш” темасы астында - асфальтка рәсем ясау бәйгесе үткәрелде. Балаларны яклау көне 1949 елдан дөнья күләмендә бик зурлап уздырылып килә. Бу көнне дөньяның төрле почмакларында балалар өчен бәйрәм тантаналары, концертлар, конкурслар үткәрелә. Балаларны яклау көне җәйнең беренче көненә һәм иң куанычлысы – мәктәптә каникуллар башланган вакытка билгеләнгән. Үзәк мәйданга барлыгы 320 бала җыелды.
Бәйрәм чарасын Мәдәният йорты, Район балалар китапханәсе, Үзәк китапханә, Аллаһияр һәм Хөснулла Вәлиуллиннар исемен йөрткән сәнгать мәктәбе коллективлары берлектә оештырдылар. Балалар асфальтта рәсемнәр ясаган арада сәхнәдә җыр- биюләр, күңелле чаралар барды.
Рәсем бәйгесендә балалар асфальтта узләренең экологиягә, чисталыкка карашларын тасфирладылар. Бәйрәм барышында балалар Тукай әкиятләреннән персонажлар, клоуннар булып киенгән китапханәчеләр белән фотоларга төштеләр.
Жюри нәтиҗә чыгарды һәм урыннар билгеләде. Бәйгенең нәтиҗәләре: 1-нче урын – Хафизов Зульфат , 2-нче урын –Галимова Эльвина , 3-нче урын- Байрамова Залия . Җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Рәсем бәйгесендә мөмкинлекләре чикле булган һәм 1-5 яшьлек балалар да катнашты. Алар аерым призларга лаек булдылар. Рәсем ясаучы бер генә бала да бүләксез калмады. Бәйрәм барлык ата-аналарга да, балаларга да бик ошады.