Авыл китапханәләрендә 1 апрель – Кошлар көне итеп билгеләп үтелде

2017 елның 8 апреле, шимбә

1 апрель ел саен кошлар көне буларак билгеләп үтелә. Тирә-ягыбыз мөһитен саклау, кошларга кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә өйрәтү максатыннан   Юлбат  авыл китапханәсе  һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре  башлангыч сыйныф  укучылары өчен “Кошлар – безнең дусларыбыз” –    танып-белү сәгате үткәрделәр. Балаларга кошлар турында информация бирелде. Укучылар  викторинада катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, әкият геройлары - кошларны атап чыктылар, театраль уенда катнаштылар. Чара ахырында “Канатлы дуслар “ темасына рәсем конкурсы үткәрелде.  Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга призлар бирелде.  

Оет авыл китапханәсе клуб белән берлектә Халыкара кошлар көненә багышланган “Кошлар-безнең дусларыбыз” исеме астында танып-белү сәгате үткәрде. Балалар кошлар турында бик күп кызыклы мәгълүматлар белделәр, кошлар турында табышмакларга җаваплар таптылар һәм ребуслар чиштеләр, мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, “Кошны таны” уенын уйнадылар.

Кышын суыктан һәм язын азык таба алмаудан интегеп һәр 10 кошның берсе генә исән кала .Кошларга ярдәм итү максатыннан Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Кошларга-ашханә” дигән исем астында экологик сәгать уздырдылар. Иң яхшы җимлеккә конкурс үткәрелде.Соңыннан укучылар җимлекләрен агачка урнаштырып кошларга ашханә ачтылар.

 Югары Шытсу авыл китапханәсендә гаилә белән эшне активлаштыру йөзеннән, балаларның язгы каникулында, “Сез кошларны беләсезме?” дип исемләнгән бәйге – кичә үткәрелде. Әлеге кичәгә һәр бала әти – әнисе белән чакырылды. Әниләр һәм балалар кошлар дөньясы турындагы сорауларга җаваплар әзерләделәр, “Яраткан кошларыбыз” исемле рәсемнәр конкурсында катнаштылар. “Кошлар - безнең канатлы дуслар!” дигән китап күргәзмәсендәге китапларга күзәтү үткәрелде. Әниләр – “Сандугач”, балалар - “Күгәрчен” командалары булып бер – берләренә ярдәмләшеп, кошлар турындагы презентацияләр карап, кошлар дөньясы белән бәйле викторина сорауларына җаваплар бирделәр, ребус – кроссвордлар чиштеләр, кәгазьдән кош ясау буенча, кошлар турындагы шигырьләр, җырлар җырлап, кызыклы хикәяләр сөйләп үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Командалар арасында ярышта дуслык җиңде. Һәр катнашучыга истәлек бүләкләре тапшырылды. Балалар һәм әниләр бергәләп китаплар сайлап, һәрберсе өйләренә китаплар белән таралыштылар.

 

Явлаштау авыл   китапханәсендә   "Канатлы дуслар" дигән экологик кичә үткәрелде. Балалар кошлар турында китаплардан өзекләр тыңладылар, сорауларга җаваплар бирделәр, крассвордлар чиштеләр, плакатлар эшләделәр.  Ике командага бүленеп белемнәре буенча көч сынаштылар.

 

Олы Кибәче авыл китапханәсендә клуб мөдире   белән берлектә “Кошлар- безнең канатлы дуслар!”- дигән исем астында могҗизалар кыры уздырылды. Уенның җиңүчесе булып Мухаметова А.танылды. Барлык катнашучыларга да истәлек бүләкләре тапшырылды.

Олы Шыңар авыл китапханәсендә 1-4 класс укучылары өчен “Сез кошларны беләсезме? дип аталган уен – викторина үткәрелде.  “Кошлар – якын дуслар “ дигән темага рәсем конкурсы узды.

             Ике басу Арташ авыл китапханәсендә   “Кошлар – безнең дусларыбыз” дигән темага мәгълумат сәгате узды. Балалар күчмә һәм кышлаучы кошлар турында куп төрле кызыклы мәгълуматлар белделәр,   презентация күрсәтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International