Шәмәрдән балалар китапханәсендә экологик уен

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

 20 март көнне Шәмәрдән балалар китапханәсендә 1в һәм 1г сыйныфы укучылары (укытучылары Емельянова Л.М. һәм Галиуллина Э.И.) белән «Люблю тебя, природа, в любое время года» - экологик уен үткәрелде. Балалар ел фасылларында кунакта булып, аларның аерым билгеләрен санап чыктылар, җәйге викторинада катнаштылар, уңыш капчыгындагы җиләк-җимеш, яшелчәләрне таныдылар, кышкы табышмакларга җаваплар таптылар, иҗекләрдән язгы чәчәкләр җыйдылар. Балаларга тәмле призлар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International