Район китапханәсенең уку залында “Өлкәннәр” клубының чираттагы утырышы

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

             16 март көнне район китапханәсенең уку залында «Өлкәннәр» клубының чираттагы утырышы узды. Язучы, проза остасы, әдәбият галиме, күренекле тәнкыйтьче, тарихчы һәм телче, педагог, журналист Галимҗан Ибраһимовның тууына 130 ел тулу уңаеннан “Гүзәл тойгылар уятучы әдип” дип аталган китап укучылар конференциясе үткәрелде. Китапханәче Мөхәммәтшина Э.В. язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. “Сирәк очрый торган талант” - китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. “Алмачуар” хикәясе һәм “Кызыл чәчәкләр” повестының кыскача эчтәлеген сөйләде. Өлкәннәр алдагы очрашуда язучының китапларын укырга алганнар иде. Гумеров Равил Габдулла улы “Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы”, Насыйбуллин Нурислам Фәтхулла улы “Адәмнәр”, Фәрхетдинов Габит Фәсәх улы “ Татар хатыны ниләр күрми” әсәрләренең кыскача эчтәлеген сөйләделәр. Язучы Галимҗан Ибраһимовның татар телен матур итеп ачып бирә алуда талант иясе булуы турында матур әңгәмә кордылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International