Юлбат авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Әфган кайтавазы” дип исемләнгән батырлык сәгате үтте. Әфганстан сугышын яктыртып китап күргәзмәсе куелды. Әфганстан һәм Чечня сугышында катнашкан егетләр турында әңгәмә үткәрелде. 1964 елда туган,1982 елның 31 октябрендә Әфганстанда һәлак булган Юлбат авыл җирлегендә урнашкан Тенеки авылы егете Илгизәр Харисов турында сөйләнде. Аның турында авылдашлары, сыйныфташлары, укытучылары язган истәлекләр укылды.
Казанче Бигәнәй авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Ромашка”балалар бакчасы балалары өчен “Каһарман шагыйрь- Муса Җәлил!” дигән исем астында тематик сәгать үткәрелде. Балаларга шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында презентация күрсәтелде. Шулай ук китап күргәзмәсе куелды.
Ике басу Арташ китапханәчесе балалар бакчасында мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган "Моабит дэфтэрлэре буйлап сэяхэт" викторинасы уздырды. Шагыйрьнең биографиясе белән танышкач балалар үзләре ятлап килгән шигырьләрен сойләделәр, сорауларга җавап бирделәр. Барлык балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Сатыш авыл китапханәсендә “Кояшкай” балалар бакчасы балалары экскурсиядә булдылар. Бу чара “Без булачак китап укучылар” исеме астында оештырылды. Балалар китапханә, абонемент, уку залы, формуляр, күргәзмә атамалары һәм китапханәче һөнәре белән таныштылар. Шулай ук шушы көннәрдә билгеләп үтелүче дата – Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан кызыклы шигырьләр тыңладылар, биографиясе белән таныштылар.