Район китапханәсенең уку залында “Сөембикә” клубының чираттагы утырышы

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

              1703 елның 13 январендә Россиядә Пётр 1 указы белән беренче газета “Ведомости” чыгарыла башлый. Шуңа күрә 13 январь Россия печате көне булып санала. 17 январь көнне, “Сөембикә” клубының чираттагы утырышында, бу вакыйганы билгеләп үттеләр. Китапханәче Мөхәммәтшина Э.В. бәйрәмнең тарихын, газета-журналларның кеше тормышындагы әһәмиятен, китапханә алдыра торган газета-журналлар списогын әйтеп китте. “Россия матбугаты көне” журнал-газеталар күргәзмәсе янында “Мин бу журналны беләмме?” уен-викторина үткәрелде. Танып белгән журналларга күзәтү ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International