17 январь көнне Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицеенда “Мөстәкыйль балалар” хәрәкәте активистлары башлангыч сыйныф укучылары өчен “Без сәламәт яшәргә яратабыз” дигән акция уздырдылар. Әлеге акция барышында төрле хәрәкәтле уеннар уйналды, речевкалар әйтелде, ахырдан сәламәт яшәү рәвешенә чакырып флэшмоб уздырылды.