18 октябрь көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә “Акчәчәк” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән сәламәтлек сәгате үткәрделәр. Башта балаларга театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Нәниләр белән төрле уеннар оештырылды, балалар табышмакларга, рәсемнәрдә күрсәтелгән яшелчә һәм җиләк-җимешләрне танып, татар һәм урыс телләрендә бик теләп җавап бирделәр. Соңыннан балаларга күчтәнәчләр өләшенде.