15 февраль көнне Лесхоз авыл китапханәчесе һәм мәдәният хезмәткәрләре, М.Жәлилнең туган көне уңаеннан, "Без - Җәлил оныклары" - шигырь бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәм барышында балалар Муса Җәлилнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. Соңыннан балалар аның шигырьләрен сөйләделәр. Истәлекле бүләкләр тапшырылды.