4 февраль көнне район китапханәсенең уку залында “Өлкәннәр” клубының чираттагы утырышы узды. Районара күз хирургиясе үзәге бүлек мөдире Сыртланов Рөстәм Рәшит улы еш очрый торган күз авырулары: катаракта, глаукома, челтәр катлау авыруы турында бай мәгълүмат бирде.Үзәкнең эшчәнлеге белән таныштырып узды. Практик өлештә, үзәк белгече Зәйнуллина Ландыш Рафис кызы ярдәме белән, ветераннарның күз күреше тикшерелде, һәркайсына тиешле киңәшләр бирелде.