Балалар Иҗат үзәгендә Яңа ел тамашасы

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе

Балалар Иҗат Үзәгендә чыршы бәйрәме булып узды. Кыш бабай белән кар кызының юлына каршы төшәргә  теләп, башкаларга начарлык эшләп йөрүче иске ел хуҗасы Кәҗә, убырлы һәм аның дусты пират бәйрәм тамашасын башлап җибәрделәр. Барлык юлларында очраган киртәләрне җиңеп, Кыш бабай, Кар кызы һәм ел хуҗасы Маймыл балаларны озак көттермичә килеп, балаларга күңелле бәйрәм, күтәренке кәеф бүләк иттеләр. Яңа ел чыршысының утларын кабызып, бәйрәмнең икенче өлеше төрле уеннар белән дәвам итте. Балалар уеннарда бик теләп катнаштылар, әле үзләренең күчтәнәчләрен дә бүләк иттеләр: ел буе өйрәнгән җыр, бию, шигырьләрен башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International