Шәмәрдән авылында чыршы ачылу тантанасы

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе

25 декабрь көнне Шәмәрдән авылында Шәмәрдән авыл мәдәният йорты эшчеләре һәм үзешчәннәре катнашында чыршы ачылу тантанасы уздырылды. Чыршы ачылышы театральләштерелгән тамаша белән башланып китте, Саба муниципаль районы башлыгы Миннеханов Рәис Нургали улы Шәмәрдән халкын киләсе Яңа еллар белән котлады, Шәмәрдән җирле үзидәра башлыгы Гараев Айдар Наил улы да сәхнәдәдән тәбрикләү сүзләре яңгыратты. Бу бәйрәмдә үзләренең кызыклы номерлары, хороводлары белән 11 оешма катнашты, җиңүчеләр бүләкләнде. Бәйрәм төрле уеннар һәм җырлар белән дәвам ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International