17 нче октябрь көнне Иштуган урта гомумбелем мәктәбе укучылары Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә сәяхәт иттеләр. Татар фольклор ансамбленең иҗат җимешләрен карау өчен Татарстан Республикасының барлык районнарыннан кунаклар җыелган иде. Актерларның чын талант ияләре булуына укучылар таң калды, алкышлар белән зал да яңгырап торды. Укучыларга бу онытылмас сәяхәт бик ошады, төрле милли коралларда уйнау, биюләр, җырлар күңелләрдә тирән эз калдырды. Укучылар күренекле актерлар белән фотоларга төшү бәхетенә дә ия булдылар.