Саба балалар сәнгать мәктәбе хореография бүлегенең 2 нче сыйныф укучылары Саба районы туган якты өйрәнү музеена экскурсия кылдылар.

2015 елның 24 феврале, сишәмбе

20 февраль көнне Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе хореография бүлегенең 2 нче сыйныф укучылары (укытучылары Мөбәрәкҗанова А.З.) Саба районы  туган якты өйрәнү музеена  экскурсия кылдылар. Музей җитәкчесе Венера Сәитова  якташыбыз, күренекле  композитор  Хөснулла  Валиуллинның 101 яшь тулу уңаеннан  җыелган  материаллар белән таныштырды, аның тормыш юлы һәм иҗаты  турында сөйләде. Бөек җиңүнең 70 еллыгын чагылдырган стендлар, экспонатлар , фотолар укучыларда зур кызыксыну һәм патриотик  хисләр  уятты.Бу  экскурсиядан  балалар  үзләренә  күп яңалык алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International