Шәмәрдән балалар китапханәсендә Туган тел бәйрәме

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе
21 февраль - бөтен дөньяда Туган тел көне буларак билгеләп үтелә.  Шул уңайдан 11 февраль көнне Шәмәрдән балалар китапханәсе ”Әкият” балалар бакчасының уртанчылар группасы белән Туган тел бәйрәме үткәрде. Башта балалар китапханә белән таныштылар, балалар өчен булган китапларны, журналларны карадылар. Бәйрәмгә балалар үзләре дә зур әзерлек белән килгәннәр: туган телгә багышланган шигырьләр өйрәнгәннәр. Татар халык уеннарында да бик актив катнаштылар. Соңыннан татар халык әкиятләре буенча эшләнгән мультфильмнар карадылар. Балаларга бүләкләр бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International