“Иң шәп әйдаман – 2015”

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

Балалар иҗат үзәгенең еллык планы нигезендә 11-13 нче февраль көннәрендә “Иң шәп әйдаман – 2015” Республика конкурсының район этабында катнашу хокукы алу өчен мәктәп әйдаманнары арасында зона этаплары узачак.

Бүген, 11 нче февраль көнне Шәмәрдән лицее һәм Тимершык урта мәктәбе базасында зона этаплары үтте. Әлеге бәйгедә 7-11 сыйныфларда белем алучы иң актив укучылар - иң үрнәк әйдаманнар катнашты. Алар үзләре җитәкчелек иткән сыйныф укучылары белән ничек эшләүләрен: төрле бәйрәм – кичәләргә әзерләнүләрен, төрле кыен хәлләрдән бергәләп чыгу юллары эзләүләрен чагылдырырлар. 12 – 13 февраль көннәрендә әлеге бәйге Саба гимназиясе һәм Икшермә кадет интернат-мәктәбе базаларында дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International