Район Башлыгының Чыршы бәйрәме

2015 елның 11 гыйнвары, якшәмбе

Бүген, кышкы каникуллар төгәлләнеп, мәктәпләрдә иртәгә укулар башлана. Шулай да укучыларга күңелсезләнергә сәбәп юк, аларның күңелләрендә матур мизгелләре белән ел дәвамында сакланырлык чаралар районда күп үткәрелде.

     Шуларның иң күңеллесе, каникулның соңгы көненә туры килде.  11нче гыйнварда Лесхозда узган Саба районы башлыгы чыршы бәйрәменә, үз мәктәпләрендә үткәрелгән бәйрәмнәрдә үзенчәлекле костюм кигән укучылар чакырылган иде.

      Лесхоз мәдәният йортының бәйрәмчә бизәлгән залына 23 мәктәптән 123укучы җыелды. Балаларны район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов тәбрикләде.

     Матур  итеп, бәйрәмчә костюмнар кигән балаларга  һәм алар белән горурланып утыручы  укытучыларның  бә­хет­ле йөзләренә каравы да күңелле!

Бәйрәм кунакларын иң элек район балалар иҗат үзәге тарафыннан әзерләнгән чыгыш сөендерде. Балаларның ихлас чакыруларын ишетеп Кыш бабай да озак көттермәде. “Оныклары” янына чыгуга котлау сүзләрен җиткереп, чыршы тирәли күңел ачты. Сәнгать җанлы кызлар-егетләр би­еп, җырлап бәй­рәм кунакларын сәламләде. Шулай ук төрле уеннар оештырылды. Бәйрәмнән укучылар барысы да район башлыгының махсус бүләген алып кайтып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International