Оет авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Саф һава-тәнгә дәва” - сәламәтлек сәгате

2015 елның 4 гыйнвары, якшәмбе
2 гыйнвар көнне Оет авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Саф һава-тәнгә дәва” - сәламәтлек сәгате уздырылды. Балалар белән саф һаваның файдалылыгы турында әңгәмә үткәрелде. Сәламәтлек турында табышмаклар, мәкальләр әйтелде. Китапханәче “Саф һава-шифалы дәва” - китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, язучы - шагыйрьләрнең шушы темага язылган әсәрләре кычкырып укылды. Соңыннан саф һавада “Кошлар базары”, ”Аю йоклый өнендә...” һ.б. кышкы уеннар уйнау оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International