27 декабрь көнне Байлар Сабасының үзәк урамында Кыш бабайлар парады узды. Парадны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палаты җитәкчесе Анатолий Фомин, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм башка рәсми затлар тамаша кылды.
Парадта авыл җирлекләре, оешма-предприятие һәм учрежделәр әзерләп килгән йөзләгән кыш бабай катнашты. Алар җәяүләп тә, атта да, машина һәм авыр техника белән дә уздылар. Шулай ук, традиция буенча 12 ел фасылын чагылдырган җәнлекләр дә (бизәлгән машиналар) җыелган халыкны шаккаттырды.
Парад тәмамлангач кыш бабайлар да, җыелган халык та үзәк мәйданга ашыкты. Биредә район башлыгы Рәис Нургалиевич барча халыкны бәйрәм белән котлады һәм Яңа ел бәйрәме уңаеннан игълан ителгән конкурска йомгак ясап, җиңүчеләрне бүләкләде. Аннары үзәк чыршыда утлар кабынды, халык биеде, уйнады, җырлады, төн җиткәнчегә кадәр күңел ачты.
Парад фотолары биредә saby.tatarstan.ru/rus/photosaby.htm/photoreport/638852.htm
Чыршы ачылышы фотолары биредә saby.tatarstan.ru/rus/photosaby.htm/photoreport/638856.htm