Авыл хезмәтчәннәре бәйрәме

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе

3 декабрь көнне Шәүкәт Биктимеров исемендәге район мәдәният йортында район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр.

Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының урынбасары Тәлгат Таһирҗанов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншиннар алдынгыларны һәм тармак ветераннарын сәхнәгә чакырып бүләкләделәр. Бүләкләү өлешеннән соң башкала артистларының чыгышлары, ә бәйрәм соңында чәй табыны ел әйләнә алны-ялны белми хезмәт куйган авыл хезмәтчәннәре күңеленә бик хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International