Саба район балалар китапханәсендә “Синең исемен билгесез, батырлыгың үлемсез” патриотик дәрес

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
3 декабрь көнне Россиядә һәм Татарстанда беренче тапкыр “Билгесез Солдат көне” билгеләнеп үтә. Шул көн уңаеннан Саба район балалар китапханәсендә гимназиянең 3 “Б” сыйныф укучылары өчен “Синең исемен билгесез, батырлыгың үлемсез” патриотик дәрес үткәрелде.
Китапханәче Гарипова А.М. патриотик дәресне : “Әгәрдә һәрбер “Хәтер китабының” битләрен ачып укысак, анда Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатлар фамилияләре янында “хәбәрсез югалган” дигән җөмләләр теркәлгән. 1966 елның 3 декабре көнне фашист гаскәрләрен юк итүгә 25 ел тулу уңаеннан Мәскәү яныннан ”Билгесез Солдат” кабере Александр бакчасына (Кремль стенасы янына) күчерелеп күмелде. Мемориалга “Синең исемен билгесез, батырлыгың үлемсез” – дигән сүзләр белән башлап җибәрде. Укучыларны шушы вакыйгаларга багышланган мәгълүмәтләр белән таныштырды. Чара әңгәмә рәвешендә узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International