Олы Шыңар авыл китапханәсендә мәгълүмәт көне

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
1нче декабрь– Бөтендөнья СПИД белән көрәш көне. Шул уңайдан Олы Шыңар авыл китапханәсендә балалар белән күп кенә чаралар үткәрелде.Авыруның проблемалары, йогышлылыгы, авыру белән көрәш турында тәфсилләп авылыбыз шәфкать туташы Гарипова Сәрия апа сөйләде. Балаларга әлеге йогышлы авыруга каршы көрәш көненең ничек, кайчан барлыкка килүе хакында, кешеләрнең авыру белән ничек көрәшкәннәре хакында, авыру корбаннары хакында да сөйләнде. Очрашу ахырында әлеге СПИД авыруы белән авыручылар турында фильм карадык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International