Шекше авыл китапханәсендә тарих сәгате

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
1 нче декабрь көнне Шекше авыл китапханәсендә “Үткәннәрсез киләчәк юк” - тарих сәгате уздырылды. 3 класс укучылары һәм класс җитәкчеләре Гибадуллина Ризәлә катнаштылар. Китапханә мөдире Сафина Наилә балаларга Шекше авылы тарихы, җирле атамалар, авылыбызның данлыклы кешеләре турында сөйләде. Авыл тарихыннан өзекләр укыды, балалар зур кызыксыну белән тыңладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International