Мәгариф хезмәткәрләренең республика август конференциясе кысаларында «Яңа мәктәп: инновацион белем бирү җирлеген формалаштыру” дип исемләнгән секция утырышы

2014 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

13нче август көнне Саба районында мәгариф хезмәткәрләренең республика август конференциясе кысаларында   «Яңа мәктәп: инновацион белем бирү җирлеген  формалаштыру” дип исемләнгән   база мәктәпләре директорларының секция утырышы булды. Утырышта барлыгы 350 директор катнашты. 7 мәйданчыкта мәктәп җитәкчеләре белем бирүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышты. Пленар утырыш Саба районының Шәмәрдән лицеенда узды. Утырышта төп доклад белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов  чыгыш ясады. Фикер алышу мәйданчыгының модераторлары  итеп “Өстенлеккә ия булган”  мәктәп директорлары билгеләнгән иде, алар үзләренең идарә итүдәге табышлары белән уртаклашты. Татарстан педагоглары мәктәптә белем бирүне үстерү перспективалары һәм инновацион технологияләрне уңышлы куллануны  гамәлгә кертүне билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International