Террорчылыкка каршы айлык кысаларында җәмәгать тәртибе вәкиле Исхакова А.Р. 7-9 сыйныф укучылары белән Интернет челтәрендә куркынычсызлык турында профилактик әңгәмә үткәрде. Балаларга куркыныч контентны ничек танырга, провокацияләргә һәм вербовкага бирешмәскә, шулай ук социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда янаулар белән бәрелешкәндә ничек дөрес эш итәргә икәнен аңлаттылар.