17 сентябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Галиҗәнап – кабак » чарасы үткәрделәр. Кабак көне - аралашырга һәм көз бүләкләре белән ләззәтләнергә менә дигән мөмкинлек. Кабак, аның килеп чыгышы турында кызыклы фактлар белән таныштырдылар, табышмаклар чиштеләр. “Кабак авырлыгын күзгә билгеләү”, "Кабак белән бию" һ.б. уеннар һәм конкурслар да үткәрелде. Ә кунаклар буш кул белән килмәделәр, кабактан сый китерделәр, коймак, варенье, ботка, хуш исле бәлешләр алып килделәр.
Бәйрәм чәй эчү һәм дусларча аралашу белән тәмамланды.