“Кабак бәйрәме – 2026”

2026 елның 21 сентябре, дүшәмбе

18нче сентябрь көнне Сабабызда “Кабак бәйрәме – 2026” гөрләп узды. Сабаның 3нче номерлы “Шоколод” балалар бакчасы коллективы әлеге чарада бик теләп катнашты. Бакча хезмәткәрләре, тәрбияләнүче балаларның  әти-әниләре булышлыгы белән, бик матур фотозона булдырдылар, кабактан һәм башка җиләк-җимеш, яшелчәләрдән тәмле ризыклар пешереп, бәйрәм кунакларына тәкъдим иттеләр. Шулай ук педагогларыбыздан торган “Кояшкай” ансамбле чыгышы да бәйрәмдә катнашучыларның күңеленә хуш килде, сәхнәне “кыздырды”.

“Шоколад” балалар бакчасы коллективы “Иң матур фотозона” номинациясендә 2нче урынны яулады. “Кабактан әзерләнгән ризыкны үзенчәлекле тәкъдим итү” номинациясендә тәрбияче Лениза Мисбаховна әзерләгән кабак формасындагы бик тәмле һәм матур торт та диплом белән бүләкләнде.

Әбиләр чуагының җылы көнендә Кабак бәйрәме бик күңелле үтте.

Бар куңеллелек дөньяда,

Бар бер ямь бездә бүген,

Нәрсәдән бу без беләбез –

Кабак бәйрәме бүген!

Бөтен җирдә кабак исе,

Бөтен җирдә муллык, сый...

Әйдә кабак бәйрәменә,

Бар эшеңне читкә куй!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International