"Бигрәк тәмле бәрәңге"

2026 елның 11 сентябре, җомга

10 сентябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә  «Бигрәк тәмле бәрәңге» исемле бәрәңге бәйрәме үткәрделәр.

   Программа бай һәм өйдәгечә уңайлы килеп чыкты-кунаклар авыл кунакчыллыгы атмосферасына шатланып чумдылар. Бәйрәм зур булмаган танып белү блогыннан башланды: алып баручы бәрәңгенең тарихы, Россиядә ничек барлыкка килүе һәм ни өчен анны  “икенче икмәк" дип атаулары турында сөйләде, шулай ук бу яшелчәнең файдасы турында кызыклы фактлар белән уртаклашты, аннары “Уңыш җыеп ал"  һәм "Иң төпле бәрәңге үстерүче" эстафеталарында катнаштылар, табышмакларга җаваплар таптылар һәм бәрәңге турындагы мәкальләрне искә төшерделәр. Бәрәңге сорты өчен иң яхшы исемгә конкурс аеруча соклану уятты. Катнашучылар «Бәрәңге турында»  викторинасының агротехника, кулинария традицияләре турындагы сорауларына актив җавап бирделәр.

   Бәйрәмнең кульминациясе чын бәрәңге мәҗлесе булды. Кунаклар төрле ризыклар белән сыйландылар,  самовардан чәй эчтеләр. Иң төп сый - учакта пешкән хуш исле бәрәңге. Күпләр үзләренең гаилә рецептлары белән уртаклаштылар, нәтиҗәдә авыл кешеләреннән «Бәрәңге тарихлары» дигән тулы бер җыентык килеп чыкты.

   Кичә күңелле җырлар һәм бәрәңге турындагы такмаклар белән тәмамланды. Бәйрәм һәркемдә җылы тәэсирләр калдырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International