World Para Elit 2026 турниры

2026 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

12-17 сентябрьдә Франциядә узган World Para Elit 2026 турниры дөньяның иң көчле 10 уенчысын җыйды. Безнең героинябыз-"Саба-Арена" спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Галина Гороховатченко Россия Федерациясе вәкиле була рак чыгыш ясады. Төркем этабында һәм турнирның төп челтәрендә һәр җиңү-спортчы өчен зур казаныш,ә һәр медаль-алтын авырлыгына ия. 
Галина ялгыз разрядта пьедесталның икенче баскычына күтәрелде. Ә катнаш парлы разрядта Максим Назаркин (Мәскәү шәһәре) белән парда бронза медальгә ия булдылар. Һәр медаль-спортчының һәм тренерларның  зур хезмәте нәтиҗәсе.
Галинаны, тренерлар бригадасын һәм Россия җыелма командасы штабын югары нәтиҗәләргә ирешүләре белән котлыйбыз. «Саба-Арена спорт мәктәбе өстәл теннисы бүлегенең тренерлар советы Саба муниципаль районы җитәкчелегенә, «Бөтенроссия ПОДА Федерациясе» һәм Татарстан Республикасында ПОДА Федерациясе иҗтимагый оешмаларына, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгына зур рәхмәт белдерә. Без булдырабыз!Алга Татарстан! Алга Россия!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International