Саба районы “Әйдә ШаяРТ” Татар КВН  Лигасында кабат финалга чыкты! Бу юлы “Игенче” командасы белән.

2026 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Саба районы “Әйдә ШаяРТ” Татар КВН  Лигасында кабат финалга чыкты! Бу юлы “Игенче” командасы белән.

15 сентябрь көнне Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының ярымфиналы узды. Биредә 9 команда көч сынашты.  Сабаның «Игенче» командасы көчле чыгышы белән 1 урын яулады һәм финалга үтте. Ә Саба аграр көллиятеннән "Батырлар" командасы лаеклы 3 нче урынга чыктылар.

Командаларны  уңышлары белән  котлыйбыз! Ә "Игенче" командасына алдагы уеннарда да уңышлар телибез. Энергриягыз һәм тырышлыгыгыз, сезгә җинү китерсен.

30 ноябрь көнне, барыгызны да районыбыз командасы өчен җанатырга көтеп калабыз! Килегез! Үкенмәссез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International