Саба муниципаль районы буенча ГТО тестлау үзәге халыкның барлык категорияләрен тестлау буенча актив эш алып бара. ВФСК ГТО комплексы 18 баскычтан тора. Теләге булган һәркем, 6 яшьтән башлап, үзенең физик әзерлеген тикшерә һәм ГТО нормативлары комплексын үти ала. Нормативлар аерымлык билгеләренә туры килгән 3 авырлык дәрәҗәсен үз эченә ала: алтын, көмеш, бронза.
Шулай ук, тестлау үзәге сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне сынау буенча актив эш алып бара.
Барлык теләүчеләргә 8(84362)2-45-89 телефоны буенча мөрәҗәгать итүләрен сорыйбыз.