"Икмәк - яшәү чыганагы"

2026 елның 11 сентябре, җомга

        Икмәк! Ипи! Кеше өчен нинди якын сүзләр! Элек-электән икмәк кадерен белергә, ипинең  hәр валчыгын әрәм итмичә  олыларга өйрәнгән татар халкы. МБМБУ Саба 1 нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасында "Икмәк - яшәү чыганагы" дип аталган тематик атна  үтте.  Балаларга бердәм белем бирү эшчәнлекләре  барышында ипинең бөеклеге һәм икмәк үстерүчеләр хезмәтенә хөрмәт белән карау кирәклеге турында аңлату эше алып барлыды, слайдлар аша бөртекне җиргә салу һәм аны үстереп, эшкәртеп, икмәк пешерү процессы күрсәтелде. Балалар безнең ата-бабаларыбызның икмәкне ничек үстергәннәрен, аның безнең өстәлгә ничек эләгүен һәм икмәк җитештерүдә катнашкан кешеләрнең күпме хезмәт куйганнарын белделәр. Икмәк үстерүдә кояшнын да вакытында чыгуы, яңгырнын да вакытында явуы кирәклеге анлатылып халык авыз ижаты эндәшләр, мәкальләр өйрәнелде, әкиятләр сәхнәләштерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International