Дөнья халыклары телләрендәге «Россия — Халыклар йорты» Бөтенроссия диктанты — тел төрлелеген популярлаштыруга, мәдәни мирасны саклауга һәм милләтара багланышларны ныгытуга юнәлдерелгән уникаль халыкара мәгърифәтчелек акциясе ул. «Россия — Халыклар йорты» диктанты гадәти орфография тикшерүе кысаларыннан чыга. Бу-һәр катнашучыга төрле чор һәм цивилизацияләрнең әдәби мирасына кагылырга, телләре акциядә булган халыкларның уникаль тарихи фактларын, риваятьләрен һәм традицияләрен белергә, күптеллелекнең тату яшәү һәм үзара хөрмәт нигезе буларак кыйммәтен аңларга мөмкинлек бирә торган масштаблы белем бирү вакыйгасы. Катнашучыларга бердәм текст — Авар шагыйре Рәсүл Гамзатов әсәрләреннән өзекләр язарга тәкъдим итте. Акция өчен махсус текстны җайлаштырдылар һәм төрле телләргә тәрҗемә иттеләр. Төп идеяләрнең берсе-һәркемгә туган телендәге таныш юлларның ничек яңгыравын тоярга мөмкинлек бирү һәм шуның белән тел күптөрлелегенең кыйммәтен ассызыклау.