Югары Симет авыл җирлегендә халык җыены

2026 елның 9 сентябре, чәршәмбе

2026 елның 8 сентябрендә Югары Симет мәдәният йортында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов катнашында Югары Симет авыл җирлегенең гражданнар җыены булып узды. Авыл җирлеге башлыгы Ахмадуллин И.Р. 2021-2026 елларда башкарылган эшләр турында хисап тотты, планнар турында сөйләде.

   Төп докладтан соң очрашу ачык әңгәмә форматына күчте. Халык башлык урынбасарына һәм җирлек җитәкчелегенә үзләрен борчыган сорауларны бирә алды. Р.Р. Закирҗанов һәр проблема буенча тулы аңлатмалар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International